Мине “авылдан чыккан джентльмен” дип атадылар. Бу мине мыскыл итми — Ә.Крганов

krganov2Мин авылда тууым белән горурланам. Мин үз тамырларым белән горурланам, авылдашларым миңа хөрмәт белән карый һәм бу минем өчен бик мөһим, диде мөфти.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә узган матбугат очрашуы барышында Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов Тәлгать Таҗетдинның яңа оешкан шурага карата әйткән тәнкыйть сүзләренә үз мөнәсәбәтен белдерде.

Исегезгә төшрәбез, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин Россия мөселманнарының дини шурасы оешуына карата тискәре мөнәсәбәтен белдереп, бу бүленү терроризмга каршы торуда мөмкинлекләрне киметә дигән иде. “Диния нәзарәтендә социаль-рухи бердәмлекне бозу омтылышлары бар. Бу 90нчы елларда да булды. Әмма ул көчләр һәм аларга ярдәм итүчеләр әле дә өметләрен өзмәгән, күрәсең. Узган атнада Россия мөселманнарының дини шурасы оешты. Кемнәр керә анда? Чувашия иң оятсыз рәвештә, шыпырт кына уставны үзгәртеп, теркәп тә куйдылар һәм, имеш, Үзәк Диния нәзарәтендә дә калдылар. Узган айда шул ук хәл Ханты-Мансийскида да булган иде. Чынлыкта бу 2012 елда ук башкарылган эш булып чыкты», — дигән иде Тәлгать Таҗетдин.

“Әгәр дә алар үз вакытында дөрес карарлар кабул иткән булса, үзәкләшкән дини оешмаларның таркалуы булмас иде. Без алар үстергән җимешләрне татыйбыз. Хәзер булган мөфтиятләрне берләштерү ихтыяҗы туды. Без бит яңа мөфтиятләр барлыкка китермибез. Мисал өчен, Омск мөфтиятенә 30 ел, Чувашия мөфтияте 1993 елдан бирле эшли, Ханты-Манси мөфтиятенә 24 ел булды, Кемерово мөфтияте 20 еллап эшли. Алар безнең тырышлыгыбызны берләштерергә тәкъдим итте”, — диде моңа каршы Әлбир Крганов.

Оешма рәисе Россия мөселманнары дини шурасында бер кем дә берәү белән дә идарә итмичә, барлык мөселманнарны борчый торган мәсьәләләрне дә бер өстәл артына утырып, хәл итәчәкләрен билгеләп үтте. Кемнең өстен булуы мөһим түгел, иң мөһиме безнең мөселман җәмәгатьчәлегенә нәрсә тәкъдим итүебез, диде мөфти.

“Кемдер безне “тәрбияле мөфтият”, икенчеләр “авылдан чыккан джентльмен” дип атады. Бу мине берничек тә мыскыл итми. Мин авылда тууым белән горурланам. Мин үз тамырларым белән горурланам, авылдашларым миңа хөрмәт белән карый һәм бу минем өчен бик мөһим”, — диде Әлбир Крганов үз адресына әйтелгән сүзләргә җавап итеп.