Хөрмәтле хәзрәтләр hәм мөселман кардәшләребез!

1994 нче елның 18 нче маенда оештыручы мәхәлләләр җыенында Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте оештыруга кул куелды. Шушы җыенда Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие вазыйфасын башкаручы итеп Альбир хәзрәт Крганов сайланды.

Шушы 25 ел эчендә Мөфтиятебез, Альбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендә, милләтебезгә динебезне үстерүгә,халкыбызны ислам дине рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертте.Революциягә кадәр Чувашстан Республикасында 38 мәчет булса, 36сы җимерелә.Шуннан соң 2 мәчет хезмәт итеп килә. Мөфтият оешканнан бирле, мәчетләр саны 42 гә җитте. Шушы дәвердә бер дини уку йорты- “Гөлстан” мәдрәсәсе ачылды. Мәчетләрдә олыларга, балаларга дини белем бирү,якшәмбе укулары оештыру-болар барысы да дини тәрбия бирүнең югары алымы. “Гөлстан” мәдрәсәссеннән дистәләгән дини белемле имамнар,укытучылар чыгарылды,бүгенге көндә уңышлы гына мәчетләрдә хезмәт итәләр.

Юбилей уңаеннан Сезне Альбир хәзрәт 25 ел мөфти вазыйфасын башкаруыгыз белән котлыйбыз.Сез җәмгыятьтә конфессияара татулыкны,тынычлыкны ныгытуга зур өлеш керттегез.Үз эшегезгә җаваплы каравыгыз,дөрес карарлар кабул итә белүегез hәм бай сәяси тәҗрибәгез аркасында,Сез илебездә,Чувашстан Республикасында зур абруй казандыгыз.Сез үткән юл-Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге.

Чын күңелебездән Сезне hәм сезнең җитәкчелегездә хезмәт иткән барлык имамнарыбызны, мәхәлләләребезне,мөселман кардәшләребезне шушы юбилей белән котлыйбыз.Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга саулыгын,мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә үрнәк булып яшәвегезне телибез.Агымдагы узып баручы Рамазан Шәриф белән hәрбарчагызны тәбриклибез,тоткан уразаларыбызны Аллаhы Тәгаләбез кабул кылса иде.Амин!

Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов.