Хөрмәтле Альбир хәзрәт Крганов!

Хөрмәтле Альбир хәзрәт Крганов!

Сезне Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте хезмәткәрләре,шәхсән аның рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, “Гөлстан” мәдрәсәсе хезмәткәрләре исеменнән туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!