Шыгырданның Клай очы мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе

кылайчы мэчете16 нчы үктәбердә Клай очы мәчетендә Корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмне оештыручылар – мәчет мәктәбе укытучысы Гөлфия ханым Алиакбәрова, мәхәллә активистлары, шәкертләр.

Бәйрәмгә мәхәллә картлары,имамнар, шәкертләр, хатын – кызлар чакырылган иде. Ислам кануннары буенча, ирләр һәм хатын – кызлар аерым бүлмәләргә утырдылар. Корбан мәҗлесендә Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Аштан соң мөнәҗәтләр яңгырады. Мәҗлестә булган “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Ямалутдинов әйткәнчә, мәчеттә үткәрелгән мондый бәйрәм мәҗлесләре мәхәллә халкын бер – берсенә якынайта, берләштерә. “Һәммәгезгә нык сәламәтлек, күңел байлыгы, ныклы иман, күркәм холык, гаиләләргә иминлек, хәерле көннәр телим,” – дип тәмамлады ул сүзен.

Изге Рамазан һәм Зөлхиҗҗә аенда мәчетләрдә мондый мәхәллә бәйрәмнәре үткәрү Чуашстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителде.