Воспоминания участника Великой Отечественной Войны Галяутдинова Шерифа Харисовича

эмблемаРаботу выполнила ученица 9 б класса
МБОУ « Шыгырданская СОШ №1»
Таймасова Зиля
Руководитель: Валитова Фания
Кираметдиновна

Галяутдинов Шериф Харисович (1920 – 1980). Капитан, 198 сд, 397 минп, ЛФ. ВФ. « Красная Звезда», « Отечественная Война» II ст. (из Книги Памяти)

Бөек Җиңүгә — 70 ел! Сугыш еллары ерагайганнан ерагая бара, ләкин ул китергән әрнү – югалтулар, халык күңеленнән бервакытта да юылмас. Җиңү көнен якынайту өчен авылдашларыбыз күпме батырлыклар эшләгәннәр, үз – үзләрен аямыйча сугышканнар. Аларның язма истәлекләре Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүнең бер чыганагы булып тора. Менә шундый истәлекләрнең берсен тәкъдим итәм:

Мин Шәриф Галяутдинов 1920 елда туган. Чкалов урта мәктәбен тәмамлап үз теләгем белән 1933 елдахәрби хезмәткә киттем .

УССР Гайеш дигән шәһәргә артиллерийско — минометное училищега киттем. Бу училищеда укыган вакытта, 1941 елнын 22 июнендә, немец фашистлары безнең тыныч илебезгә, халыкка каршы көтелмәгән канлы сугыш бәйләде. Мин ул вакытта СССРның Ленель шәһәрендә укый идем, Сугыш башлану белән безнең училищены Минск шәһәрен сакларга тупладылар. Дошман бертуктаусыз тыныч шәһәрне ут астында тотты. Минск шәһәрен сакларга барганда перевал вакытында Володя исемле 4 класс укучысы немецларның самолет десантларының кая урнашканнарын күрсәтте.

Шул пионер ярдәмендә гранаталар, горючая смесь тутырган бутылкалар алып немец десант группировкасын тармар итәргә юнәлдек. Көчле артиллерийско минометный ут атып, дошманнын 12 танк, 500 якын немец солдатын, офицерларын юк иттек. Менә бу минем 26 июньдә немец фашистлары белән беренче тапкыр бик каты бәрелеш көне иде. Миңа беренче лейтенант званиесе бирделәр. 1941 нче елның 8нче августында мине Ленинград шәһәрен сакларга командир итеп жибәрделәр. Бу вакытта Ленинградны төрле яктан яулап алу өчен дошман бөтен көчен туплаган иде.

Көньяк – көнчыгыштан немецның сайланып алынган войскалары һөҗүм итәләр иде. Ленинградның завод эшчеләренең ополчениеләре белән командовать итәргә куштылар. Без 1941 елның 2нче сентябреннән оборонаны ныгытып көненә 10 га кадәр контр атакаларын артиллерия һәм миномет утлары белән кире кагып, тимер юл станциясе старый Белоостровны, медный заводны һәм ул тирәдәге авылларны алып Ленинград шәһәрен дошман исенә алмаслык крепостька әйләндердек. Ул вакытта Ленинград шәһәрендә тормыш бик авыр иде. Мин Ленинградта яшәгәндә ипи 200 гр гына иде, ачлыктан үлмәс өчен каен бөресе һәм үлгән ат итләре пешәр-пешмәс тозсыз ашарга туры килде. Көн саен немец фашистлары көчен какшатуда бертуктаусыз артиллериядән ут ачып тордык. Эшчеләр, яшь комсомолецлар войска белән берлектә бертуктаусыз оборона линиясе төзеделәр. Шулай итеп 16 ай Ленинград окружениесы өчендә тордык .

1943 елның 17 январенда Ленинград фронты белән Волхов фронтының бердәм наступлениесе аркасында блокададан коткардылар. Безне Ленинград фронтыннан Ладога күле аша боздан чыгып Станция Андреевка һэм Погостье станцияләрен алдык.

1943елда кичке 18 сәгатьтә полковник Шербагенко артиллерия һәм пехотасы белән юл ачырга, дошманның ут точкаларын юк итәргә приказ бирде.

Бу наступлениеда сул яктагы немецның 2 пулемет точкасы безнең пехотаның алга барышына комачаулый иде, моны күреп уземнең батареяда ут ачам, бу ут точкаларын туздырам, шул вакытта тагын бер якта пулемёт уты атты, һәм безнең пехотабызны яткызды, минем янымда бер противотанковое ружье белән яраланган салдат ята иде. Мин бу ружьены алып немец дотына каршы ут ачтым, немец атудан бетенләй туктады. Пехота урра кычкырып немецныж беренче линиясенә керделәр һәм рукопашный көрәш башланды. Подвал яныннан үтеп барганда төнлә бер немец офицеры артыма асылынды һәм буды, автомат уты белән шундук юк иттем. Бу участокта куп кенә салдатлар орудиесен, танкларын калдырып, 8 км чигенделәр, без һәркөнне бик каты наступление ясадык, дошман да каты торды. Көн саен 4 — 5кат атакага чыга иде. Шушы операциядә Смердино авылы янындагы елганы кичкәндә дошман бик зур артиллериядән һәм пулемёттан 2сәгать буе каты ут ачып контратакага күчте. Минем батарея каршы ут ачуны туктатмады. Күп кенә немецларның гәудәләре кырда калды. Немец әледән әле бертуктаусыз көчле войскасын җибәреп торды.

Шул вакытта батарея белән связь юк иде, патроннар,гранаталар бетте, бик авыр хәлдә калдык.

1943 елның 11 октябрендә муеннан суга төшеп, камыш арасында дошманнан сакланып һәм күзәтеп тордым. Караңгылаткач, үзебезнең часть белән очрашырга тырыштык. 11 октябрьдә немецның каты һөҗүме вакытында мин яраландым, ләкин яралансам да постны ташламадым. 3 — 4 контратаканы батарея залпасы уты белән кире кактым. Бу участокта полкның хәле бик авыр иде. Полк командирыда, комиссары да үлде,барлыгы полкта солдатлар калды һәм офиөерлардан штаб начальнигы, яраланган мин калган идем.Участокта хәл яхшыргач, мине беренче медицина пунктына илтәләр,бу вакытта немецның бер группасы безнең полкның артыначыккан. Яраланган килеш 1015 кеше бу немец группировкасын юк иттек, бер немец та төз атылган уттан качып котыла алмады. Менә бу операциядән мин артка чыгып житә алмадым. Мине алып баручы санитар үлеп калды, мин киселгән сазлыклы урманда яраланган хәлдә калдым. Бу вакытта артта дивизия начальнигы полковник Щерагенконың связисты (земляк) чуваш малае күреп алды да: “ Срочно штабка барырга да, ләкин сине кырда калдырып булмый”, — дип сазлыклар аша алып чыкты,фамилиясе Мишков иде. Бу операциядә батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр: Попов-разведчик,Иванов,Казаченок,связист- Голубев.

Шуннан соң Новгород,Псков, Каунас, Рига шәһәрләрен коткаруда катнаштым. Шулай сугышны тәмамладым.

1945 елның 8 нче маенда Курляндия полуостровында немец войскасын коралсызландырдык.

Сугыш вакытында 4 кат яраландым, 1 мәртәбә контузияләндем, 2 мәртәбә правительственная награда алдым.