Бөек Җиңүгә 70 ел. Маутхаузен тоткыны.

P1360289МБОУ «Профессор Ә.Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомумбелем мәктәбе»

11 сыйныф укучысы Хуснетдинова Эльмира Илгизовна

Фәнни җитәкче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ишмуратова Сания Мәүлет кызы

Бөек Ватан сугышы… Бөек Җиңү… Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, без сугышны әле онытмадык…

Бөек Ватан сугышының үлем арбасы таптап үткән, әмма рухын сындыра, җанын ваклый алмаган сугыш ветераны – Бикчурин Абдулгани – бу рәхимсез сугышның шаһите. Аны, сугышның ачы хакыйкатен сөйләсен өчен, ниндидер кодрәтле көч үлемнән саклап калгандыр кебек тоела. Чөки Бикчурин Абдулгани – Маутхаузен концлагере тоткыны.

Икенче Бөтендөнья сугышы барышында миллионнар тарыган ләгънәтле, каһәрле язмыш үткән Гани абый Бикчурин. Ул – 68664 нче Маутхаузен тоткыны.

Яшермим. Ветеран янына очрашуга барганда нык дулкынландым. Башымнан төрле уйлар кичте: 

Сугыш китергән авырлыкны искә төшерү – ветеранның күңелен кабат җәрәхәтләмәсме? Яшьлеген урлаган сугыш турында нәрсә әйтер, һәм башкасы. Ләкин мине бик ачык елмаеп Гани бабай үзе каршы алды. Ни сәбәпле килүемне белгәч, бик шатланды. Дөрес, искә төшереп сөйли башлагач, шундагы иптәшләрен телгә алгач, күзләрен яшь сарды.
Шыгырдан якларында туган егетне сугыш җиле ил буйлап, көзге яфрак урынына, куып йөртә. 1941 нче елда 20 яшьлек Гани абый Бикчурин Совет Армиясенә чакырыла. 19
апрельда Орлов өлкәсе Елецк шәһәрендә хезмәт итә башлый. Бары тик ике ай гына хезмәт итәргә өлгерә, сугыш чыга. 1941 нче елның 22 нче июнен Гани Бикчурин рядовой буларак каршылый. Аннан аларны Белоруссиягә Витебск ягына алып китәләр. Монда ул снаряд ташучы була. Немец самолетлары бертуктаусыз бомба яудыра., баш күтәрергә дә мөмкинлек бирми. 218 нче артиллерия полкыннан бары тик 17 кеше генә исән кала. Машиналар яраксызга чыга. Бөтен яклап чигенү бара. Немец гаскәрләре һаман алга бара. Кая барырга?! 8 көн һәм төн чолганыштан чыгарга тырышалар, бары тик төнлә генә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бар. Куаклык эчендә яшеренеп ятканда, аларны фашистлар төрле яктан чолгап алалар һәм ата башлыйлар. Күпләр яралана, Гани абыйның да пуля эләгеп бите, башы яралана. Башкалар белән бергә, әсир итеп алына… Дүрт елга сузылган гаҗизлек, чарасызлык, хурлык тулы тоткынлык, лагерьдан лагерьга мал урынына куылып йөрүләр башлана. Башта аларны Витебск читендә урнашкан лагерьга илтеп ябалар. «Анда безнең кебек бәхетсез кешеләр бик күп иде”,- дип искә алды ул. Шуннан соң Орша шәһәре ягына таба алып китәләр. 10-15 көн анда тоткач, ул Польшага озатыла. Белжец лагеренда токыннар бик күп була. Нинди генә милләт вәкилләре булмый анда: татар, рус, украин, белорус, чехлар, еврейлар. Һәрберсе аерым блокта, бөтен яклап чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. «Азмилләтчелек вәкилләрен русларга каршы җибәрергә телиләр, өйрәтер өчен аерып алалар дигән сүзләрне ишеткәч, төнлә чәнечкеле тимерчыбык астыннан казып, руслар ягына чыктык, фамилияләребезне дә русча яздырдык»,- дип искә алды Гани бабай. Польшадан аларны, товар вагоннарына төяп, Голландиягә алып китәләр. Анда да озак торырга туры килми, яңадан товар вагоннарына төяп озаталар. Вагон эчләрендә бик тыгыз, сулыш алырга да мөмкинлек юк. Овчаркалар тоткан фашист солдатлары бертуктаусыз җикеренә. Шулай итеп өч тәүлек барганнан соң, Австрия җирендә урнашкан Маутхаузен лагерена алып киләләр.

Маутхаузен – фашистларның Австриядә урнашкан хәрби концлагере. Анда 15 илдән 335 мең хәрби интегә, 132 меңе җәзалап үтерелә, шуларның 32 меңе совет кешесе була. Маутхаузен җир өстендә кеше кулы белән тудырылган тәмугъ була ул. 30 чакрым әйләнә-тирәдә торак пункты юк. Өч кат сак. Маутхаузен– ул бер генә лагерь түгел, лагерьлар комплексы, дөресрәге, үтерү комплексы. Монда туктаусыз крематорий эшләп тора. Анда көне-төне торбалардан кара төтен күтәрелә. Кеше төтене.

Аларны 16, 17, 18, 19 блокларга кертеп ябалар. “Без барлыгы 2100 кеше идек”,- дип сөйләде ул. Һәр блок чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган була, бер блоктан икенче блокка күчәргә мөмкинлек юк. Моннан тыш киемгә махсус билгеләр тегәләр: җинаятьчеләргә — яшел өчпочмак, еврейларга – сары, хәрбиләргә — кызыл полоса. Русларның киемнәрендә алгы һәм арткы ягында «SU» билгесе булган.

Безнең һәр атна саен машинка белән чәчнең уртасыннан алалар иде”,- диде Гани бабай, уйланып кына. Ни өчен шулай эшләгәннәрен соңыннан гына аңлагандыр ул. Әгәр качучы булса, шул билгедән таныр өчен эшләнгән ул. Ләкин ничек качасың аннан, вышкада пулемет белән коралланган сакчылар, ток җибәрелгән тимерчыбык…

Немецлар әсирләрне иң кара, иң авыр эшләрдә файдалана. Гани бабай Бикчурин, әле дә үзенең исән калуына ышанмаган кебек, йөрәге белән сызланып искә алды:” Тау астына алып төштеләр, 186 баскыч төштек, шуннан гранит ташларны күтәреп өскә алып менә идек. Ике яклап немец солдатлары баскан, приклад белән аркага сугалар иде. Хәле киткән, стройдан чыкканнарны аталар. Аннары бездән үлеләрне күтәртеп кайта иделәр. Аларны крематорий мичендә яндыра иделәр. Башта чишендерәләр,алтын тешләре булса каерып алалар, аннары мичкә бәрәләр. Аякта агач колодка, уңайсыз, аякка тия, әгәр эштән калсаң, машинага ябып, коры пар белән үтерәләр. Шул яшь булу гына коткарып калгандыр безне”.

Бигрәк тә еврейларны күрә алмаган фашистлар.Аларны овчаркалардан талатып үтерә торган булганнар.

Тоткыннарны рәхимсез рәвештә җәзалап, ерткычларча үтергәннәр. “ 70 ел үтсә дә, әле дә төшемдә күреп куркып уянам. Яшь булган, организм чыдам булган. Ничек исән калганмын, ашарга да бернәрсә юк иде бит, брюква салып пешергән баланда, 200 граммм ипи көненә. 12 сәгать таш күтәрә идек. Күпме иптәшләремне югалттым мин анда, санап бетерерлек түгел”,- ди Гани бабай.

Бәхеткә каршы, көннәрдән беркөнне лагерь коменданты кереп :”Кемнәр ташны чокып яза ала?”- дигәч, Гани абый уйлап та тормыйча ризалаша, һәм 20 кешене сайлап алып, башка җиргә алып китәләр. Ташны чокып, төрле кабер ташлары ясыйлар. Менә шул гына аны үлемнән алып калгандыр. Эшләгән җирләре ышыкта була, җил-яңгыр үтми.

1945 елның февраль аенда 20 блокка бик күп рус офицерлары китерелә. Бу блок үлемгә хөкем ителгәннәрнең блогы саналган. Фашистлар аларны бик нык җәзалыйлар, төрлечә мәсхәрәлиләр. “Аларга пуля әрәм иткәнче, җәзалап үтерү яхшырак”, — дип мактана торган булганнар. Генерал Дмитрий Карбышев та менә шул блокта булган.Ватанчылык рухы белән яшәгән совет солдаты һәм офицерлары һич кенә дә тоткынлыкта булулары белән килешми, ерткыч һәм кансыз вәхшиләрдән качу юлларын эзли. Дөрес, Гани бабай аны үз күзләре белән күрмәгән, ишеткән генә, чөнки ул блок һәрьяклап өч метрлы такта белән әйләндереп алынган була, тавышлар гына вакыт-вакыт ишетелә торган була. Менә шул блоктагы тоткыннар 2 февральнең кичендә ташлар, агач колодкалар белән коралланып, баш күтәрәләр. Вышкадагы пулеметны кулга кулга төшереп, чәнечкеле тимерчыбыктагы токны сүндерәләр һәм иреккә омтылалар. 300 дән артыгы җир өстендә ятып кала. Калганнарын тиз көндә тотып үтерәләр. Берничә тоткын гына исән кала. Карбышевны шул көнне брандспойттан су сибеп катырып үтерәләр. Нәкъ менә шул көннәрдә Гани абыйлар төркемен башка лагерьга алып китәләр. “Гозен” дигән лагерь була ул, Маутхаузеннан 5 км ераклыкта урнашкан була. Анда да таш карьерында эшлиләр. Аннары яңадан Маутхаузенга алып кайталар. “Дүртенче майда Гитлер үлгән дип сөйли башладылар. Безгә ике тәүлек ипи бирмәделәр. Без болай да коры сөяккә генә калган идек. Аякларны көчкә сөйрәп йөрибез”,- ди күз яшьләрен сөртеп Гани бабай. Бишенче май көнен ул мәңге исеннән чыгара алмас, бу көнне америка гаскәре килеп аларны коткара, иреккә чыгара.

Дунай буенда очраган көймәгә утырып, бер көн буена барганнар. Икенче көнне рус солдатларын очратып, алар белән киткәннәр.

Союзниклар киендергән киемнәрне киеп, туган илгә кайту насыйп булмый. “Особый отдел” эшкә керешә — әсирлектән кайтучыларны илле иләктән иләү башлана. Гани абый Бикчурин сөйләгәннәргә ышаналар.

Ул яңадан хәрби ант кабул итә. Хезмәт срогын тутырып, 1946 нчы елның маенда гына туганнары янына әйләнеп кайта.

Еллар үтә тора, тик Гани бабай ул еллар турында сөйләргә яратмый. Шулай да безгә, күңеле йомшап китеп, кайбер тоткынлык чорындагы истәлекләрне сөйләде.

Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя, чөнки бүген аларның иң яшенә дә сиксән яшътән артык. Дәһшәтле сугышның тере шаһитлары арабыздан әкренләп китеп баралар, шуңа күрә исәннәренең язмышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яшәргә кирәк. Бүгенге көндә Гани бабай бик бәхетле. Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән йортта үзенең улы Фәргать һәм оныгы Фәһим гаиләсе тәрбиясендә яши. Туган һәр көнгә шөкер итеп, бөтен дөньяда тынычлык булсын иде дип тели сугыш ветераны.

P1360296

P1360289

1

3