«Корбан – 2013” хәйрия чарасы

Чувашстан мөселманнары Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов үзенең Корбан гаете бәйрәмендә сөйләгән вәгазендә “Корбан – 2013” хәйрия чарасы башлануы турында хәбәр итте. Аның максаты – мәхәлләләрдәге аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган картларга, ятим балаларга бүләк итеп корбан ите өләшү.

Бу изге бәйрәм көннәрендә Җөмһүриятнең бөтен мөселман мәхәлләләрендә бу мәрхәмәтле, изге гамәлләрне хуплап, күтәреп алдылар.Өч көн буе имамнар, Диния Нәзарәте хезмәткәрләре, волонтерлар корбан итләре, бүләкләр өләштеләр, бәйрәм белән котладылар. Мохтаҗ гаиләләр генә түгел, мәктәп һәм бакча балалары да корбан итеннән авыз иттеләр.