Албир хәзрәт Крганов: “Төрле дәрәҗәдәге түрәләр һәр әйткән сүз өчен җаваплы булырга тиешләр”

krganov_v_chalmeМәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов төрәләрне үз сүзләре өчен җаваплы булырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, Русия үзәк каналларының берсендә чыгып килүче “Поединик” тапшыруында сәясәтче В. Жириновский Төньяк Кавказ төбәгендә балалар тууны чикләргә һәм төбәкне тимерчыбык белән әйләндереп куярга чакырды.

Албир хәзрәт Крганов, Regions.Ru сәхифәсе хәбәрчесенә, сәясәтченең бу фикерләренә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

Һичшиксез, халык тарафыннан сайлап куелган һәр түрә үзләре авызыннан чыккан һәр сүз өчен җаваплы булырга тиешләр. Алар, кайда шамакайлану, популизм, ә кайсы очракта халык мәнфәгатьләрен кайгырту икәнлеген ачык итеп аерырга, аңларга тиешләр”, – диде мөфти хәзрәт.

«… Кем тегермәненә су коябыз? Илебездзәге дини һәм милли бердәмлеген туздырырга тырышкан, Ватаныбыз мәнфәгатләренә каршы торган, төрле төбәкләрдә тынычлык урнаштырыга омтылган илебезне сөеп бетермәүче төркемнәр тегермәненә су коябязмы? Чынлыкта, илебезнең тынычылык сагында торырга тиешле адәмнәр , тәртипсезлекләргә чакыралар булып чыга. “Киребеткән бала” артык азынды сыман. Миңа калса, Жириновскийның сүзләренә һичшиксез хокук саклау органнарының бәяләмәсе бирелергә тиеш”,- дип белдерде мөфти хәзрәт.