Албир хәзрәт Кргановның Үзәк Дини идарәнең юбилее уңаеннан котлавы

таджуддин

Баш Мөфти – Үзәк Диния нәзарәте рәисе,

Шәйхел – Ислам Тәлгат хәзрәт Таҗетдинга

Хөрмәтле Баш Мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин!

Әссәләмегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Безнең төбәк мөскелманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемемнән Ырынбур мөхәммәди дини җыелышы – Русия Үзәк Диния нәзарәтенең 225 еллык юбилее белән Сезне ихластан котларга рөхсәт итегез! Барчабызга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт һәм бәрәкәтләре насыйп булсын.

Менә инде ике гасыр дәвамында Үзәк Дини идарә мөселманнар алдында үзенең тарихи вазыфасын үтәп килә, илебездәге иминлек һәм тынычлыгын сагында тора һәм ватаныздагы мөселманнарга хас булган Ислам яңарышының әйдәманы булып кала бирә. Русиядә яшәгән башка дин вәкилләре белән дә дустанә мөнәсәбәт коруда Үзәк Дини идарә көчен кызганмый.

Хөрмәтле Тәлгат хәзрәт, Сезнең җитәкчелектә Русия Үзәк диния нәзарәте, менә инде берничә дистә ел дәвамында Русиядә әйдәп баручы дини үзәкләрнең берсенә әверелде. Бөек Ватаныбызның һәм өммәтебезнең алгарышы өчен куйган тырышлыкларыгыз, илебез иминлеге, рухи байлыгын үстерүдәге көндәлек таләпчән олы эшчәнлегегез өчен Сезгә тирән рәхмәт белдерәбез һәм котлыйбыз.

Аллаһы Раббүл Гыйззә Сезгә иман байлыгы, саулык – сәламәтлек һәм кылган изгелекләрегез өчен ике дөнья сәгадәте насыйп итсен!

Олы хөрмәт һәм ихтирам белән,

Мөфти Албир хәзрәт Крганов