Шыгырданда 7нче мәчет төзелә.

Батыр районы Шыгырдан авылында 7 мәчет төзелеше дәвам итә. 2016 елда нигезе салынып, беренче (цокольный) каты төзелгән иде. Инде  быел, Рамазан ае беткәч, төзү эшләре яңадан башланды. Мәчетнең бурасы өелеп бетте, төзү эшләре мәчет түбәсе һәм манарага җитте.

24 нче июль көнне мәчет территориясендә мәхәллә җыелышы булды. Көн тәртибендә бер сорау — мәчет төзелеше һәм анда булышлык. Элек-электән мәчет, юллар, инешләр төзү эше зур савап эше булган.  Мәхәллә халкы 28 июль көнне җомга намазыннан соң өмә белән котельняя, тәхарәт ханә һәм музейның нигезен салырга карар кылдылар. Өмә ял көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) дәвам итәчәк. Аллаһы Тәгалә һәр булышучыга олы савабын насыйп итсен!