«Шыгырдан сөйләшүе» форумында Самараның Гали авылы эшмәкәре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты

 

 

Расих Юнысов 15 сутый мәйданны биләгән теплицада помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә.

“Түгәрәк өстәл”гә җыелучылар каршында үз тәҗрибәсе белән Самараның Гали авылы эшмәкәре Расих Юнысов уртаклашты. 32 яшьлек егетнең әлеге тармакта 13 еллык тәҗрибәсе бар. Бүген аның гаиләсе 15 сутыйлык теплицасында помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә.

«Сезонга теплицаның 1 сутый мәйданы 50 мең сум чиста табыш бирергә мөмкин. Бездә уңыш май аенда өлгерә һәм август азагына кадәр яшелчә сатабыз. Теплица эшчәнлегенең авылда киң җәелүе файдага гына», — ди Расих Юнысов.

Гали авылы мисалында әлеге эшмәкәрлек үсеше Шыгырдан халкында да зур кызыксыну уятты. Форум үз эшен дәвам итә.

Расих Юнысов белән тулырак әңгәмәне якын арада Интертат электрон газетасыннан укый алырсыз.

«Татар-ифнорм»