Шәкертләр бәйрәме Шыгырданда.

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне Чуашстан Республикасы күләмендә 11 нче мәртәбә үткәреләчәк “Шәкертләр бәйрәме” — мөселман балалар Сабан туена чакырабыз. Шәкертләр бәйрәмендә балалар алган белемнәрен викторина сораулары, төрле бәйгеләрдә ярышачаклар. Бәйрәм барышында төрле спорт уеннары, ярышлар, милли керәш һәм җыр-моң булачак. Чуашстан Диния нәзарәте һәм Шыгырдан авылы администрациясе барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Шәкертләр бәйрәме агымдагы елның 13 августта Шыгырдан авылы яңа “Халыклар дуслыгы» паркы мәйданында узачак.

Ислам киенү әдәбен саклау тәртибе сорала.

Башлана 9.00 сәгатьтә.

Барыгыз да бәйрәмгә рәхим итегез!