Әлбир Крганов Батыр районының Мактаулы гражданины булды

Әлбир Крганов Батыр районының Мактаулы гражданины булды Әлеге дәрәҗәле исем бирелүе хакында «Шыгырдан сөйләшүе» форумы вакытында билгеле булды.

Район депутаталары әлеге карарны мөфтинең төбәк социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, киң җәмәгатьчелек даирәсендәге танылуы һәм рухи-әхлакый тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләрен күздә тотып кабул иткән.

Әлбир Крганов үз чиратында, җиде ел эчендә әлеге форумның төбәкара дәрәҗәдә танылу алуын билгеләп узды.

“Форумның максаты – авыл кешесенең мөмкинлек, проект һәм идеяләре тормышка ашсын өчен, тоткарлаучы факторларны юк итү. Төп идеясе – хакимият вәкилләре, галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән авылларны тотрыклы үстерү темасына уңышлы сөйләшү өчен авыл җирлегендә мохит тудыру”, – дип бәя бирде Әлбир Крганов.

«Татар-информ»