Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Ураза ае башлануы белән ихлас күңелдән тәбрик итә.

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы мәчет-мәхәллә исеменнән, Сезне олугъ бәйрәмнәрнең берсе – Ураза ае башлануы белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да Үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.

Изге Рамазан ае хөрмәтенә Аллаһы Тәгаләдән рәхим-шәфкать, ярлыкау, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен. Хак Тәгалә барчабызның изге ниятләребез, эшләребез һәм казанышларыбызны зурласын.

Ватаныбызның тагын дә чәчәк атуын һәм аңа бары тик уңышлар гына насыйп булуын Аллаһ насыйп итсен. Раббыбыздан, барлык халыкларга да тынычлык, һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш вә бәрәкәт бүләк итүен сорыйбыз. Амин.

Рамазан мөбарәк булсын!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе                                           Мансур хәзрәт Хайбуллов