Хәйдәр әфәнде Сафиуллинга туган көн тәбриге

СафиуллинХөрмәтле Хәйдәр әфәнде Сафиуллин!
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа багълы булган мәчет-мәхәлләләр исеменнән Сезгә булган кадер-хөрмәт һәм ихтирамыбызны җиткерәбез. Вә сезне туган көнегез белән ихластан тәбрик итәбез.
Чуашстан татар-мөселманнары арасында Сез аерым бер бәһале урын алып торасыз. Озак еллар буена мөфти урынбасары, Чабаксар мөселманнары мәхәлләсе рәисе булып хезмәт куясыз. Чуашстандагы дини үсештә, аның көндәлек мәнфәгатьләрен кайгыртуда, дәүләт органнары белән мөнәсәбәтләрне коруда Сезнең эш-гамәлләрегез бәяләп бетергесез. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә Республика башкаласы Чабаксар шәһәрендә дини тормышыбыз җайга салынып, матур гына алга таба бара. Диния нәзарәте даими рәвештә Сезнең химаяне, игътибар һәм ихтирамыгызны тоеп тора. Моның өстәвенә Сез Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең рәисе буларак та җиң сызганып эшкә керештегез. Бу вазифада да тиз арада шактый уңышлар казандыгыз.
Чуашстандагы дини оешмалар, милли җәмәгатьчелек, дәүләт даирәләре белән уртак тел табып, милләтебез һәм динебез үсеше,аның алгарышы өчен армый-талмый хезмәт итәсез.
Сезгә, аеруча шушы бәйрәмегез көннәрендә, без Аллаһы Тәгаләдән, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, бала-онык рәхәте, хәерле хәләл маллар насыйп итүен сорыйбыз. Киләчәктә дә Раббыбыз бергә-бергә, иңне иңгә куеп, динебез һәм милләтебез үсеше өчен армый-талмый хезмәтләр куярга насыйп итсен. Җәнәбүл Хак ике дөнmя сәгадәте, җан тынычлыгы, иман байлыгы мөяссәр кылса иде!
Олы ихтирам белән,
Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов,
Чуашстан Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов,
Чуашстан Диния нәзарәте казые Сәедзадә хәзрәт Гимаев
Чуашстан Диния нәзарәте мөхтәсибләре, имамнары һәм нәзарәт хезмәткәрләре.
«Гөлстан» мәдрәсәсе остазлары һәм хезмәткәрләре