Татар авылларына өмет нурын Тукай авылы биреп тора

Чуашстанның Комсомол районы Тукай авылында олы тантаналар узды. Даны еракларга таралган Тукай авылы соңгы ике-өч елда бар халык белән авылда зур итеп мәдрәсә-мәхәллә йорты төзеде. Шушы яңа бинаны халыкка тәкъдим итү, бина белән таныштырулар оештырылды. Алар гади форматтта түгел, ә меңгә якын кеше өчен әзерләнгән мул табын-мәҗлесләр, дога-вәгазь белән оештырылды. Шул ук көнне Тукай авылында Республика Мәүлид бәйрәменә йомгаклау да оештырылды. Бу эшләрне Тукай халкы бердәм рәвештә оештырып чыкты.

Татар бәйрәме – мәҗлессез булмас

 Тукай халкы бу көнне авылы белән тулысынча бәйрәм итте. Иртәнге якта, яңа мәдрәсә бинасының зур ашханә бүләмесендә башта йөздән артык авыл аксакаллары, аннары, авыл әбиләре, соңрак урта буын, чакырылган кунаклар корбан мәҗлесендә катнашты. Мул иттереп төзелгән табын бу чаралар белән генә тәмамланмады, төштән соң, Республиканың төрле авылларыннан Мәүлид йомгаклавына катнашырга килгән йөзләгән бала, соңрак яшь буын табыннан авыз итте. Икенче көнне, Тукай мәктәбендә белем алучы 300 дән артык бала мәдрәсә бинасында кунак булды. Әлеге мәҗлесләр барысы да зикер-тәсбих, мөнәҗәтләр, вәгазь-нәсыйхәт белән үрелеп барды. Табынны әзерләүчеләр дә авыл хатын-кызлары, мәдрәсәдә белем алучы әбиләр, мәдрәсә шәкертләре. Ашханә бүлмәсендә йөзләгән кешенең мәш килеп табын әзерләве, ризык хәстәрләве – үзе бер олы өмәне хәтерләтте. Шушы күренешкенә дә мәдрәсә туеның нәкъ менә халыктан чыкканлыгын күрсәтте. Шулай булмый да түгел. Чөнки, авылда мәдрәсә төзү идеясын да бит моннан өч ел элек авыл мәхәлләсе җыены раслаган иде.

Мәдрәсә — мәхәллә йорты

 Алда әйтелгәнчә Тукай авылында ике катлы, подвалын да санасаң, өч катлы бинаны моннан 3 ел элек авылда узган мәхәллә җыенында төзергә карар кылдылар. Совет чорында клуб төзергә дип ниятләнелгән урынны, авыл халкы мәдрәсәгә дип тәгаенләде. Шул ук елны төзелеш эшләре башланды. Авыл иҗтимагый шурасының беренче рәисе Әгъзам Шакиров сүзләренчә, бу бинаны төзергә авылның һәр йорты (ә алар 500 дән артык) өлеш кертте. “Ул ике йөз, өч йөз сум гына түгел, һәр йорттән кимендә бишәр-унар мең акча тупланды,”- ди Әгъзам әфәнде. Күп эшләр өмә белән эшләнелде. Шулай итеп, ике ел өчендә Тукайда мең квадрат мәйданы булган мәдрәсә- мәхәллә йорты калкып чыкты.

Бүген әлеге мәдрәсә 4 укыту бүлмәсеннән, барлык уңайлыклары булган зур ашханә, пешерү бүләмләре, кайбер министрлыклар көнләшерлек конференция залы, укытучылар бүлмәсе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, киенү бүлмәләре, кунаклар өчен кунак-ял бүлмәсе һәм күпләр кызыгырлык мәчет бүлмәсеннән гыйбарәт. Моннан тыш, мәдрәсәнең подвал өлешендә гаҗәеп зур спорт бүлмәсе дә бар.

Мәүлид һәм кунаклар

 Чуашстан татарларында шундый гадәт бар: монда ялгыз бер чара һичкайчан да булганы юк. Гел, бер оештырганда берничә чара уза. Тукайда да, мәдрәсә туе көнне республика күләмендә Мәүлид бәйрәменә йомгаклау да ясалды. Билгеле булганча, Мәүлид бәйрәме зур тантана буларак иң башта Тукай авылында оештырыла башлаган да иде. Бу инде дистә ел чамасы элек. Аннары Мәүлид дулкыны республиканың татарлар яшәгән барлык мәхәлләләренә дә таралды. Ел саен, мәхәллә мәктәпләрендә укучы шәкертләр һәм мөгаллимәләр тырышлыгы белән, Мәүлид хөрмәтенә тамашалар куела иде. Аннары шуларда катнашучыларны барсын да бер урынга туплап, бүләкләү, йомгак ясау да уза. Быел бу чара Тукайда узды.

Әлеге чарада һәм мәдрәсәне халыкка тәкъдим итүдә катнашырга дип Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Пенза өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Әбүбәкер хәзрәт Юнкин, Коръәнне татарчага тәфсир кылучы, Татарстан халык язучысы Рабит Батулла һәм башка күпсанлы кунаклар кайтты. Аларны каршы алучы, мәдрәсә белән таныштыручы Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов булды. Мөфтиләр тантана белән сокландылар дисәк, бу аз булыр төсле. Чөнки, халыкчан мәдрәсә, халыкчан Мәүлид бәйрәмнәре Чуашстанда гына шулай уза бит. Алар зур тантана, олы бәйрәм кебек оештырыла. Соңрак, халык белән бергә, күп санлы кунаклар мәдрәсәдә мәҗлестә дә булдылар.

 Йомгак урынына.

Тукай Чуашстан татарларының бер үзәгенә әйләнеп бара. Авылда мәхәллә системасын беренчеләрдән булып торгызу һәм бу эшләрдә зу уңышларга ирешү, дини белем, мәгърифәт таратуда алдынгы рәттә булу белән генә түгел. Тукай авылы бердәмлеге, халкының милли-дини эшләрдә бер карусыз, иңне-иңгә куеп эшләве бу алгарышның сәбәбе булып тора. Тукай авылы бүгенге көндә дистәләгән — йөзләгән, аң-белемле, яшь лидерлар тудырды. Аларга авыл гына түгел, бар милләт язмышын да ышанып тапшырып була төсле. Тукай авылы дәүләт белән мөнәсәбәтләрне җайлап эшләүнең һәм моның уңай нәтиҗәләргә китерәчәген үз мисалында тагын бер кат күрсәтте. Тукай феномен булды. Бүген Тукай авылы тормышын фәнни яктан өйрәнеп, аны өлге итеп бар татар дөньясына таратасы гына калды. Иншалла, файдасы бар татарга һичшиксез булачак. Әдәбият елында мондый гыйбарә белән тәмамлау урынлыдыр шәт: Әдәбиятта Габудлла Тукаеыбыз нур сибеп торса, татар авылларына өмет нурын Тукай авылы биреп тора.

 PS. Тукайдагы бу чаралар мәдрәсәне халыкка тәкъдим итү булды. Рәсми ачылыш тантаналары тагын да соңрак оештырылачак.