Воспоминания Шихмуратова Арифуллы Алиулловича

эмблемаЗаписал внук ветерана , ученик 7а класса МБОУ “Шыгырданская СОШ №1” Шихмуратов Эльмир.

Руководитель: Валитова Фания Кираметдиновна, педагог-психолог.

Шихмуратов Арифулла Алиуллович (1924-2008). Рядовой, 139 сп. «Кр. Звезда» « Отеч.война» IIст. ( из книги Памяти)

Мин 1924 елның 23 нче февралендә тудым. 1932 нче елда мәктәпкә кердем. Мәктәптә 7 класс бетереп 39 елларда колхозда сабан сөреп, жнейка белән урдырып, вак-төяк эшләрне эшләп торганда, 1941 елның июнь аенда безнең яхшы тормышыбызны бозып, Германия фашистлары сугыш башладылар. Миңа 18 яшь тулып килгәндә 1942 нче елны сугышка китәргә туры килде. Иң элек 139 запасной полкта пулемёттан атарга өйрәндем. Бу полк Суслонгерда иде, шуннан соң мин 139 нчы полктан добровольно фронтка артиллерия частена язылып киттем. Мәскәүдә ике айга якын үзебезнең катюшага өйрәнеп, фронтка киттем. Иң элек Ленинградны үзебезнең Ленин бабай шәһәрен немец юлбасарларыннан азат итәргә иде. Ленинградны, Новгородны һәм Волхов шәһәрен алгач, безнең частьне Заполярьега Карельский фронка җибәрделәр. Безнең частьтә 24 катюша иде. Анда порт Печению, Петсомоны алгач, анда бер җәй, бер кыш булдык. Аннары 5 нче декабрьдә 1944 нче елда миңа «За оборону Заполярья» медале бирделәр.

Аннары безнең частьне Польшага ыргыттылар. Анда каты сугышлар барды. Ул вакытларда дошман көчле каршы тора иде. Ә шулай булса да без Польша җирләрендә байтак сугыштык. Варшавада наводчик булып эшләдем. Без катюша белән фашистларның көчле оборонасын җимердек. Шулай итеп Варшава янында батырлык күрсәткән өчен благодарность белән «За Отвагу» һәм «За взятие Варшавы» дигән медальләр бирделәр. Шуннан соң Норвегиягә кердек. Аның яртысын «Кәркәнзе» дигән шәһәрдән соң без кире 1944 нче елны кыш көне Мурманскига чыктык. Мурманскидан безне Восточная Пруссиягә озаттылар. Кенигсберг шәһәрен алганда батырлык өчен «За взятие Кенигсберга» медале белән бүләкләделәр. Аякларда киез итек, өстә кыска тун, башта бүрек иде. Гданьск һәм Варшаваны алгач, Висла елгасын форсировать иткәч, Германияга кердек. Безнең военная армия бик көчле иде. Солдатлар бар да өйрәнеп җиткән иде. Бригада командирыбыз полковник Григорьев. Гвардейская отдельная краснознамённая миномётная ордена Кутузоа, ордена Суворова, ордена Невского бригада исеме йөртә идек. Дошманны үз оясында тар-мар итәргә туры килде. Без бара торгач, Берлинны алдык. Одер елгаларын форсировать итеп, Берлинны безнең кулга алдык. Икенче фронт очтан Берлинны алган вакытта икенче фронт ачылды. Мине яхшы сугышкан өчен «Красная звезда» ордены һәм «За победу под Германией» медале белән бүләкләделәр. Сугыш Берлинның үз җирендә бетте. Без 3 ай Берлинда тордык. Шуннан соң үзебезнең Белоруссиядә Бобровский шәһәрендә 2 ел хезмәт иттем. Мин 1947 нче елны демобилизовать ителеп өйгә кайттым. Без кайтканда авыл ябык иде. Миңа сугыштан соң да колхозда эшләргә туры килде. Колхозда 12 еллар буе бригадир булып эшләдем. Шушы эш вакытында миңа һәм башка сугышчыларга Германияне җиңүгә 10ел уңаеннан юбилейный медаль»бирделәр”.