Воспоминания ветерана Великой Отечественной войны Хусеинова Минзагита Хабибулловича, ветерана, жителя села Шыгырдан Батыревского района ЧР

эмблемаРаботу выполнил Хусеинов Динар,

ученик 10 класса МБОУ

Шыгырданская СОШ№1”,

правнук ветерана Хусеинова М. Х.

Руководитель: Валитова

Фания Кираметдиновна

Хусеинов Минзагит Хабибуллович (1906 – 1981). Рядовой, 1484 сп, 2 сд, Ст.Ф ( из Книги памяти)

Хусеинов Минзагит Хабибулла улы 1906 елда Батыр районы Чкаловское авылында туган ( хәзерге Шыгырдан), Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыштан исән – сау кайту бәхетенә ирешкән, Жданов исемендәге колхозда эшләгән, 1981 нче елда үлгән. Сугышта күргәннәре турында туганнарыма ул үзе сөйләгән. Гаиләбездә аның истәлек язмалары кадерләп саклана. Мин аның сөйләгәннәрен үзгәртмичә генә бирергә булдым:

Бөек Ватан сугышы 1941 нче елда башланып китте. Бөек Ватан сугышында илне дошманнардан саклап калу өчен мин дә кулыма корал алып сугышка киттем. 1941 нче елның 27 ноябрендә Калининский фронтындабулдым.Анда Ржев шәһәре өчен барган каты сугышларда яраландым. Яралангач, Казан госпиталенә озаттылар. Анда ике ай яттым. Терелгәч, мине Казаннан Ленинград фронтына озаттылар. Шуннан мин дошманнарга каршы Ленинград фронтында сугыштым.

1942 нче елда Ленинградны дошманнардан саклап ике ел окружениедә тордым. Минем кулымда автомат иде. Мин шул автоматым белен дошманнарга каршы тордым. Безнең полк 267 нче «Краснознамённый» стрелковый полк иде.

Без Ленинградта чакта Нева суы буенда окопта яттык. Немецлар тылы ерак түгел иде. (5 км). Без немецларның кулыннан 8-ГЭС ны азат итәргә тырыштык һәм Ленинградны сакладык.

Беркөнне без немецлар тылына үтеп керергә җыендык. Төнлә безне Нева суы буенда десантка бүлделәр. Бер танкка 10 кеше. Барысы 5 танк иде. Нева буеннан чыгып урманга кердек, урман аша чыгып немецларның усиленный оборонасын ватып, немецларның тылына үтеп кердек.(сәг.12 дә) Без тылга керү белән автоматтан ата башладык. Автоматтан атып барган вакытта иптәшем Гарифуллин яраланды. Немецларның бер пулемёт точкысын алдык та, танкны туктаттык. Автоматтан һәм танклардан дошманнарга ата башладык. Мин танктан иптәшемне төшердем дә перевязка ясый башладым. Гарифуллинның ике аягы да яралы иде. Танклар алга немецларны куып киттелер. Немецлар көтү-көтү кача башладылар. Без немецларны җиңгән вакытта 10 кешедән барысы өчәү генә калган идек инде. Мин иптәшемнең бер аягын бәйләп бетердем дә, артыма әйләнеп карадым. Ни күзем белән күрим: өч немец солдаты басып тора. Алар миңа таба мылтыкларын төзәп торалар. Мин боларны күрүгә автоматымны тикшердем, автомат эшли иде. Автоматымны боларга таба селкеп җибәрдем, селкеп җибәрүем булды, өчесе дә бергә аудылар. Мондый очраклар бик куп булды. Барысын да сөйләп бетереп тә булмый.

Танклар немецларны ватып бетереп, безнең яныбызга әйләнеп килделер. Алар килгәч, яралыны аларга куеп җибәрдем. Без өчәү немецлар тылында оборонаны тотып калдык. 8 ГЭС 3 этаждан тора иде. Өченче этажында немецлар качып калганнар иде. Төне буе шулар белән сугыштык. Иртән сәгать 8 дә 8нче ГЭС безнең кулда иде инде. 1943 нче елның 1нче январенда иртэн сәгать 7 дә 8нче

ГЭС не алган вакытта яраландым. Мин яраланган вакытта үзем генә калган идем. 9 кешебез үлде яраланып. Төнге сәгать 12 гә кадәр чыгып булмады. Аннан мине эт волокошкалары кереп алды. Эт волокошкасында мине Ленинградның үзәгенә алып килделәр. Ленинград госпиталендә 3 ай яттым. Миңа Ленинград астында яхшы сугышкан өчен 1942 нче елның22 декабрендә «За оборону Ленинграда» дигән медаль бирделер.

Ленинградтан мине Финляндия фронтына озаттылар. Монда да бик каты сугыш барды дошманнарга каршы. Мин монда да автоматым белен дошманнарга каршы көрәштем. Финляндиядә 44 елның февралендә 368 нче полкта мин яраландым. Финляндия фронтында яралангач, мине самолёт белен Ленинград госпиталенә китерделәр. Госпитальдә мин 4 ай яттым. Мин терелгәч, Нарва шәһәрен дошманнардан азат итү сугышларында катнаштым. Бу шәһәр сазлык эчендә иде. Без бу шәһәргә чыбык җәеп кердек. Чыбык өстенә ятып сугыштык. Монда сугыш бик каты барды. Бик күп кенә сугышчылар үлде. Канаулардан кан акты. Бу шәһәрдән немецларны куып Ульяновкага җиттек. Ульяновка шәһәренең урамында 2 сутка сугыштык. Бу шәһәрдән дә немецларны куып чыгардык. Калганнарын кулга алдык һәм озата бардык. Немецларны куып, Таллинга җиттек. Күп кенә немецларны кулга алдык. Мин шунда сугышканда яраландым. Мине Ленинградка госпитальгә озаттылар. Анда мин 3 ай яттым. Терелгәч, мине Ригага озаттылар. Ригадан дошманнарны куып Псковка җиттек. 1944 ел — 1269 стрелковой полк иде. Немецларны алга таба каулап бардык. Урманга җиттек. Урман эчендә бик каты сугыш барды. Күп кенә дошманнарны кулга алдык һәм үтердек. Урман эчендә безнең штабыбыз бар иде. Безне шул штабка алып бардылар. Штабта безгә медаль бирделәр — «За боевые заслуги».

Немецларны алга таба куалый бардык. Аларны куып Церенбургка хәтле каулап бардык. Церенбургтан узып урман уртасына житкән идек: «Сугыш бетте», — диеп полковник кычкырды. 1945 елның 9 нчы маенда көндезге сәгать 4 иде. Бу урында немецлар белән бик каты сугыш бара иде. Берлинга житәргә 80 км калган иде. Кычкыргач, бөтенебез һавага ата башладык. Немецларның бөтенесен дә кулга алдык һем г. Кенгиценгә озата бардык.

1 взвод солдат пленный солдатларны бөтен обозлары белән 11эшелон төяп кайттык г.Кенгиценга. Кенгиценга кайтып тапшырдык. Сугыш беткәч, без 4 ай пленныйларны сакладык. Сугышта дошманнарны җиңгән өчен безгә медаль бирделәр: «За победу над Германией».

Минем бөтен яраларым сквозной кан иде. Шул шрамнарымның әле дә булса эзе тора. Мин үземнең сугышта булганымны кыска гына иттереп яздырдым. Бөтенесен яздырсаң, язып бетерә алмаслык” .