Бөек Җиңүгә 70 ел! Өлкәннәр хәтирәсе

эмблемаЧуашстанның Комсомол районы Чичкан төп белем бирү мәктәбе
Эшне башкарды
7 нче сыйныф укучысы
Муллин Данияр
Фәнни җитәкче:
Мәҗитова Рамилә.

.

Сабый гына идек ул елларда,

Җирләр сөреп, иген икмәдек.

Әткәйләрне сагнып елый идек,

Чүп утадык, башак чүпләдек.

халык иҗаты

Сугыш… Нинди куркыныч, кырыс һәм дәһшәтле сүз. Мондый хәбәр җәйнең ямьле көнендә тыныч тормышта яшәп яткан ватандашларыбызга аяз күктә яшен яшьнәгән сыман булып килеп төшкән.Ә бу бит бары тик җәйнең бик матур бер көне генә,әмма шуннан соң купме авырлык,кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгән.
Мин уземдә,әти-әнидә сугыш чорын күрмәгән.Без бу кырыс вакытлар турында ишетеп,кинофильмнардан күреп кенә беләбез.Сугыш сүзен ишетүгә күз алдыма рәхимсез сугыш корбаннары килеп баса.Күпме өйләр җимерелгән, күпме балалар ятим калган. Япь-яшь егетлэр, кызлар ирләр һәм хатыннар туган җире өчен һәлак булган. Мондый кузаллау минем инде исән булмаган сугыш балалары- бабай белән әби сөйләгәннәреннән, китапларыннан һәм кинолардан килеп чыга. Шулай да бу вакытны тасвирлау өчен безнең күршедә яшәгән Альба әбидән сорарга булдым. Аңа сугыш башлаганда сигез яшь була.
-“Я әле, әби, сөйлә әле, сезнең яшь вакытларыгызны. Ничек сугыш елларында көн күрә идегез? Ничек яши идегез?” – дидем. Альба әби бу сүзләрне ишеткәч, тын калды, күзләрендә яшь тамчылары күренде, йөзе җитдиләнде. Ул акрын гына сөйли башлады:“1941 елның 22 июнь иртәсе иде бу. Игеннәр шаулап үсеп утыра: арышлар, бодайлар, арпалар буйга киткән чак. Аларны җыерга да куп калмаган иде инде. Кырда кайнап эш бара тик сугыш башлану аркасында унсигездән алып алтмыш яшькә кадәр ирләр фронтка чакырылдылар. Бөтен авырлыклар әниләребезгә, әбиләребезгә һәм безнең иңнәргә төште.
Сугыш кыза барды бик тиз фашистлар Мәскәүгә якынлашты 1941 елны кыш бик салкын килде. Һава температурасы кырык градустан да түбән төште. Бу кышны Сура буенда саклану линиясе ясарга авылдан унҗиде-унсигез яшьлек кызларны, балаларны аз булган хатыннарны җибәрделәр. Салкында туңган җирне казу бик авыр эш була. Авыл халкыннан фашистлар безгәкилеп җитәр дип берничә урынга окоплар казытканнар.
Мәктәптә исә класслар бик салкын,хәтта язу каралары да туңып китә иле.Дәфтәрләр юк.Укытучы иске китап-ңурналлардан биш-алты бит биреп,шуның өстенә яза идек.Ручка булмаганга каз канатын каләм рәвешендә очлап корымннан ясаган кара белән яза идек.Мәктәптән соң әниләрнең урманнан чана белән утын –ботак тартып кайтуларына каршы бара идек.
Ашау бик начар,юк дәрәҗәсендә.Без көнгә барлыгы да бер тапкыр гына ашый идек.Әни бөтенләй үләннән
Генә торган аш пешерә иде.Аңа кабыгы әрчелмәгән ике-өч бәрәңге сала һәм азгына он куша торган иде.
Кар астында кыш чыккан бәрәңгене бөтен авыл халкы кырга барып җыя иде.Аны киптерәләр,кул тегермәнендә тартырып он ясыйлар һәм күмәч пешерәләр .Көннәр җылыткач берече үсемлеклә чыга.Без кычыткан, какы, алабута, тавык аягы, чыпчык кыендыражы , газниц һәм башка үләннәрне җыеп ашап исән калдык. Ул үләннәр бик күп һәм мул булып үскән вакытлар бу, чөнки җирләрнең байтак өлеше чәчелмичә, ял иттерү һәм орлык булмау, көч җитмәү сәбәпле чәчелеп бетми иде.
Язгы чәчү алдыннан орлыкларны бөтен авыл хатын-кызлары җәяү барып иңнәренә асып утыз-кырык чакрым ераклыкта урнашкан Ибрәс элеваторыннан күтәреп кайталар иде.
Җәй көннәрендә без яланаяк йөгерә идек. Аяк “чебиләп” бетә иде. Кыш көнне исә халыкның аягында юкә агачыннан ясалган чабата.
Яз җиткәч, җирләрне үгезләр беләнсөрәләр, чөнки атларны сугышка алып киттеләр. Юкәдән ясаган тубал – тырысны карт бабайлар муеннарына асып кыр буйлап атлап ике якка бодай, солы, борчак, арпа, вике, борай, ясмыксибеп чәчеп баралар иде.
Игеннәр бераз үскәч, халык чуп үләннәрне утарга йөргән. Җир якшы өшкәртелмәгән,ашламалар да юк,күп җирләрдә үләннәр үсеп орлыклары да коелган.
Шулай итеп,яз үтеп китте.Июль айларында халык урак өстенә чыкты.Күп ашлыклар кыска булып үскән сәбәпле кул беләндә йолктык озынракларын урак белән урдылар.Бөтен халык:карты-яше тугыз-ун яшҗтән алыпуракка чыкты.Коелып калган башакларны да җыеп токка алып кайттык.Бу бик аз уңыш та фронтка китте,
Үзебезгә исә елына биш-алты килограмм чамасы он бирделәр.Мондый күренеш бер безнең авылда гына тугел, бөтен тылда да шулай булган.Ул ваккытта халык барысы да фронт өчен,барысы да җиңү өчен дип эшләде.
Урган,йолккан игеннәрдән көлтә бәйләгәннәр.Ул көлтәләрне үгезләр беләнридуанда(көлтә ташый торган махсус арбада) токка(иген суга торган җиргә ташыганнар). Аларны чабагач (иген суга торган бер кыска, икенчесе озын каеш белән тыташтырган ике таяк) белән сукканнар. Бу эшне хатын-кызлар башкарган. Суккан игенне кул белән иләгәннәр, чистартканнар. Аннары капчыкларга тутырып фронт эчен Канаш, Ибрәс элеваторларына унбиш-унҗиде яшьлек егетләр озаттылар.
Шулай ук авыл халкын һава торышына да карамый гына урманга фронт өчен агач кисәргә җибәрәләр иде.
Халык эштән бер дә тукталып тормады. Солдатлар фронтта авырлык курсә, без тылда аларга ярдәм итик дип тырыштык безнең халыкны юл ясарга да җыеп алып киттеләр.
Шулай итеп, без бер максатка омтылганга туган җиребезне бергә көч куеп саклап кала алдык.
Сугыш вакытында яшәгән, тормышның ачысын татыган барыбыз исеменнән дә бу афәтне бүтән курергә язмасын дип телим.
Альба әбинең бу сүзләреннән соң мин бик нык тәэсирләндем. Үземә гыйбрәт алдым. Мин чын куңелдән Альба әбинең теләгенә кушылам һәм үзебезнең тыныч, мул тормышта яшәвебезгә әби-бабайларыбызга гомергә рәхмәтле булып калам. Бу гыйбрәтне мин киләчек буыннарга да тапшырыр өчен зур көч куярмын.