Бөек Җиңүгә 70 ел! Фотобәйге: Чичкан авылында яшәүче сугышта катнашкан соңгы исән ветеран Айнетдинов Рафагат Минетуллович.

эмблемаКомсомол районы Чичкан төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Зилә Зәйдуллина һәм Илвир Миназетдинов эше. Фәнни җитәкче: Гелфия Зәйдуллина
Комсомол районы Чичкан авылында яшәүче сугышта катнашкан соңгы исән ветеран Айнетдинов Рафагат Минетуллович.
Ул 1925 елның 9 июнендә туган. 1942 елны солдатка алына. Түбән Новгородта снайперлар мәктәбендә укытканнан соң, сугышка озатыла.
Волхов фронтында каты сугышларның берсендә яраланып,кырда кала. Санитар этләр табып алалар. Озак вакыт гоститальдә ята. Уң кулын кисәргә дип, врачлар консилиумга җыела. Араларында берсе кулын саклап калырга дигәч, кулын кисмиләр. 1944 елның сентябрендә авылга кайта. Гомере буе колхозда эшли, 19 ел –бригадир булып. Хатыны Сания апа(хәзер мәрхүмә) белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Риза, килене Гөлсем тәрбиясендә яши. Оныкчыгы Илвир белән бер сыйныфта укыйбыз, бергә конкурста катнашырга булдык.
Рәсемдә мин (Зилә), Илвир, Гөлсем апа, Риза абый Рафагат бабай янында.   
8 7 6 5 4 3 2 1