Бөек Җиңүгә 70 ел! Мәңге җуелмас хәтер

эмблемаМБОУ «Чичканская основная общеобразовательная школа» Комсомольского района Чувашской Республики

Работа ученицы 8 класса

МБОУ “Чичканская ООШ”
Комсомольского района ЧР
Зейдуллиной Зили Рамилевны
Руководители: учитель татарского языка и
литературы Мезитова Р.Р;
учитель русского языка и литературы
Зейдуллина Г. И.
Рәнҗеп ятмасыннар җир куйнында,
Корбаннарның белик каберен!
Хөрмәт күрсәтергә онытмыйча,
Исәннәрнең белик кадерен.
Г.Зәйнашева

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнь иртәсендә башланып китә. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми.
Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык, бетмәс-төкенмәс сабырлык, кыюлык, туган илгә карата тугрылык таләп иткән.
Тарихын онытканның киләчәге юк диләр. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә кирәк.
Мин үзем,Зәйдуллина Зилә, сугыш тәмамлангач туган өченче буын вәкиле. Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләрдән укып, кинофильмнардан күреп, әбиләрем истәлегеннән ишетеп кенә беләм. Минем Гөлинә әбием (әтиемнең әнисе) һәм әнием Зәйдуллина(Галәветдинова) Гелфия Әсфәндияр кызы Батыр районы Шыгырдан авылында туып үскәннәр. Әнием мәктәптә укыган вакытта, аларны тарих фәненнән Ахсянов Әнвәр абый дигән укытучы укыткан. Ул укучылардан ел саен сугыш һәм тыл ветераннарының Ватан сугышы чоры истәлекләрен яздырып алдыра торган булган. Әнием әбисе Шәрәфетдин кызы Хәдичә Абдрахманованың истәлекләрен язып алган булган. Хәдичә әбием мин туасы елны (2001ел) якты дөньядан китеп бара. 1990нчы елда язылган хатирәләр дәфтәре әлегәчә саклана бездә. Инде саргаеп беткән дәфтәр битләрендә сугыш китергән ачлык, ялангачлык, авырлыклар тасвирлана.
“ Сугыш башланганда мин тугызынчы сыйныфны тәмамлаган идем, -дип башлап китә сүзен Хадичә әбием. – Ул вакытларда уку әсбаплары да юк иде. Дәфтәрләрне кибеттә азык-төлек чорный торган кәгазьдән ясый идек. Ул кәгазь хәзер безнең кибетләрдәге кәгазьдән начаррак иде. Сумкаларыбыз өйдә тугылган салфеткалардан тегелгән. Җәйге каникулларда колхозда эшли идек. 1941 елны сентябрь аенда да эшләдек, уңышны җыеп бетерегә кирәк бит. Колхоздагы күп ирләрне сугышка алдылар. Комбайнда да эшләдем, ике кыз эшли идек. Көндез кырда булсак, төнлә молотилкада иген суктык. Өстебездә күлмәк, алъяпкыч,яулык, аякта – чабата. Урак өстендә кырда куна идек. Ат җигеп ура торган машина бар иде. Кул белән дә урдык, көлтә бәйләдек.
Мәктәптә унынчы сыйныфны озак укып торырга насыйп булмады, ноябрьнең 20сендә окоп казырга Алатыр ягына алып киттеләр. Тугызынчы сыйныф укучылары да, укытучылар да барды окоп казырга. Кемнәрнең әниләре барды, аларның балаларын алып бармадылар.
Яуләй дигән авылда фатирга урнаштырдылар. Ул авылның йортлары яхшы, зур иде. Фатир хуҗаларыбызга акча түләделәрме, юкмы белмим. Фатирны ягар өчен утынны үзебез урманнан алып кайта идек. Ашарга колхоз көндә бер кило он бирде. Икмәкне фатирда үзебез пешердек. Бәрәңге, шикәрне өйдән алып барган идек. Колхоз ат белән ашарга китереп китә иде, авыл халкы да җибәрә, кемнең ашарына бар. Анда ашарга да бик юк бит әле.
Кыш бик салкын булды. Өстемдә бабайның сырган чалбары, бишмәт, аягымда өч кат йон оекбаш, әтинең чабатасы. Билне чабата кәркеше белән буган, кулда бияләй. Көне буе кырда, урман, елга буйларында эшлибез. Кыш салкын иде дигән идем, учак ягып җылына идек. Җир дә әзрәк җылынгандыр. Туң җирне лом, балта белән казыдык. Окопның эчен агач буралардан ясадылар. Агачларны ирләр урманнан ат белән ташып бурадылар. Налиба Минхаятенең ире агач төшеп үлде шунда. Күп ирләрне окоп казыган җирдән үк фронтка да алып киттеләр. Без окоп казыганда, Мәскәү шәһәре өчен дәһшәтле сугышлар барган, сугыш безнең якларга да җитә дип торганнар. Боларны соңыннан гына белдек, ә ул чакта норманы тутырырга, туң җирне казырга кирәк иде.
Авылга 1942 елның 20 гыйнварендә генә кайттык. Мәктәптә укуымны дәвам иттем. Уку елы ахырына кадәр бик күп сыйныфташ малайларны сугышка алып киттеләр, укытучы ирләрне дә. Ул елны уку елы 31 майда тәмамланды, шул исәптән чыгаралыш имтиханнары да.
1 июнь көнне хәрби комиссарияткә чакырдылар, 2 июнь көнне солдатка алып киттеләр Чебоксарга. Канаш аша бардык, вокзалында поезд көтеп берничә кич кунарга да туры килде.
Чебоксарда ике кич кунгач, кире өйгә кайтарып җибәрделәр. Баргач ук командир чыкты, рәткә төзде. Мин иң артта баскан. Списокны укып барлады үзебезне . “Сине монда кем җибәрде?”- дип сорады минем янга җиткәч. Кечкенә буйлы, бик сәләмә идем, әллә шуңа фронтка алмадылар , әллә Кәшәфетдин абыйның сугышта үлгән кәгазе килгән иде(Кәшәфетдин Шәрәфетдин улы 1942елның 25 гыйнварендә Минск өлкәсендә үлә) , шуңамы, белмәдем сәбәбен.
Чуаш Согыты авылыннан килгән кыз белән икәү кайттык. Ул кызның юл буе елап кайтканы исемдә. “Авыл халкы мине зурлап озатып калды, хәзер алар күзенә ничек кайтып күреним,”- дип такмаклап-такмаклап елады.
Әйтеп үтәргә кирәк, кыз солдатлар бик күп иде Чебоксар шәһәрендә. Фронтка озатыр алдыннан аларны анда өйрәтә,укыта торган булганнар.
Райфага эшкә урнаштым. Җәй көннәрендә колхозда эшли идем, ял көннәре юк иде, ял көннәрендә дә эшләдек. Кич белән молотилкада иген суга идек. Әти-әни дә, сеңелем Әминә дә колхозда эшләде. Атларның күбесен сугышка алып бетерделәр, сыер җигеп эшләдек. Кышның озын төннәрендә сугыштагы солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. Сугыш елларында, сугыштан соң да 10-12 яшьлек кызлар-малайлар да колхозда эшли иде.Авырлык авылда калган карт-корыга да, хатын-кызларга да, балалар җилкәсенә дә бик күп төште.
Мичкә ягарга утын юк. Салам да яга идек, сыер тизәге дә, бәрәңге сабагы да, берсен дә әрәм итмәгән. Бакча кырыенда да, башка урыннарда да чүп үләннәре дә калмады, барысын да ягып бетердек. Кыш көне чана белән, җәй көне арба белән бара идек урманга корыган чыбык-чабык җыярга. Ул елларда Зәмдиханов Бадтин әбзәй иде урман каравылчысы. Ул беркемнән дә акча да, әйбер дә алмый иде, урманнан да кауламый иде. Рәхмәт инде аңа, урыны оҗмахта булсын. Шуны да әйтим, ул вакытларда урманнан корыган ботак та җыйдырмыйлар иде, шуңа күрә изге күңелле Бадтин әбзәйгә күп кеше рәхмәтледер. Шырпы да юк иде, кемнең морҗасыннан төтен чыга, шулардан барып утлы күмер алып кайта идек. Сабын да юк. Вакыты-вакыты белән мичкәгә салган сабын саталар иде кибеттә. Ул сабынны керләр юганда чупрәк белән суга салып тора идек. Селтә дә ясый идек.
Налог, заем түләтәләр иде. Хөкүмәткә ит, йомырка, бәрәңге, йон, сыерлы кешеләр сөт түли иде. Сугыш елларында сыер кешеләрне ач үлемнән алып калды, сыерлы кеше — ризыклы кеше иде ул. Бәрәңгене хөкүмәткә бирәбез, ә үзебез яз башында кырлардан, бәрәңге бакчаларыннан җыеп черек бәрәңге крахмалы ашыйбыз. Кайчак, колхозда эшләгән өчен бер кило, ярты кило он бирәләр иде.
Сугыш беткәнне Батырга эшкә барганда ишеттем. Ул вакытта районны Батырга күчергәннәр иде инде. 1945 елның 9 май көне кояшлы, җылы көн иде. Бөтен халык өчен дә бик шатлыклы, куанычлы көн булды ул. Көлештек тә, елыштык та,” –дип тәмамлый Хадичә әбием хатирәләрен.
Ләкин моның белән генә бетми әле язмыш сынаулары. Ялгызы гына бала үстерүләр, бердән-бер кызы белән киявен җирләү, ятим калган биш оныгын үстереп кеше итүләр алда була әле, ә әлегә сугыш бетү шатлыгы, көнне-төнгә ялгап җиңүне якынайткан хезмәт куанычы, алдагы көндә тынычлык өметләре .
Сугыш елларындагы хезмәте өчен Хадичә әбием “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңүнең юбилей даталарында да медальләр күкрәген бизи. Сугыштан соңгы елларда төрле өлкәдә бухгалтер булып эшли, күп еллар РОНОда баш бухгалтер вазыйфасын үти.

Җиңү безгә җиңел бирелмәде,
Күпме каннар, яшьләр түгелде!
Ничә миллион кеше корбан булды,
Ничә миллион гомер өзелде?!
Сугыш башланганда дүрт яшендә булган Гөлинә әбием дә 78 яшенә җитеп килә. Бала булуга карамастан, аның күңелендә дә сугыш еллары уелып калган. Ул әтисен бик аз хәтерли. Ләкин әтисенең аны кочагына алып назлаганын әле дә сагынып искә ала. Әбиемнең әтисе – Мөдир, әнисе – Мәрьямбану Салиховлар. Бабам Мөдир керәшче, сабан туе батыры булган. Чаңгыда да оста йөргән. Киң җилкәле, эре сөякле, мәһабәт гәүдәле бабам спорт остасы гына түгел, оста оештыручы белемле кеше булган. Балаларга белем биргән. Укытучы булып күрше Әлебаш авылында эшләгән. Бабайны сугыш башлангач, сугышка җибәрергә ашыкмыйлар. Чөнки тылда да ныклы кадрлар кирәк була. Ләкин илебездә дәһшәтле сугыш барганда бабам ничек бронь тотып тылда калсын?! Ул сугышка җибәрүләрен сорап, район хәрби комиссарларына берничә тапкыр гариза белән бара. Озак та үтми, бабамның үтенечен канәгатъләндерәләр, аны сугышка җибәрәләр. Өендә хатыны өч баласын күкрәгенә кысып аны фронтка озатып кала. Араларында өчпочмаклы хатлар йөри башлый. Беренче хатларын ятлап бетерә Мәрьямбану. Фашистлар кулындагы һәр авыл, һәр торак пункт өчен кан койгыч сугышлар бара. Совет солдатлары алларына куйган бурычны үти барып берничә авылны азат итә. Шундый сугышларның берсендә бабам каты яраланып госпитальгә эләгә. Әбием Мәрьямбануга госпитальдән хат килеп төшә. Бабам хатын шигырь юллары белән тәмамлаган була:
Безнең янда түгәрәк күл,
Битемне юам тирләгәч.
Утырып уйларга каламын,
Өйдән хатлар килмәгәч.

Утырдым поезд читенә,
Төтен сукты битемә,
Елыймын да сөртәмен,
Ак кулъяулык читенә.
Аны-моны уйламый, әбием, ире янына җыенып юлга чыгып китә.
Юлда төрле авырлыклар күреп гопитальгә килеп җитә. Ләкин кызганычка каршы, аларга күрешергә насыйп булмый. Әбием килгәндә бабам инде яңадан фронтка җибәрелгән була. Әбием мең бәлаләр белән авылга кайтып егыла. Бабамны Псков өлкәсенә сугышка җибәрәләр. Шуннан озак вакыт бабамнан хатлар килми. Әбиемнең кайнатасы Сәгъди мулла бу вакытта исән була әле. Әбием кайнатасыннан ире турында төш юрату өчен иреннән калган түбәтәйне алып керә. Икенче көнне Сәгъди мулла Мәрьям әбиемә ире Мөдир турында төш юрый. Ул төшендә улын түбәтәй кигән килеш суда көймәдә мәчеткә таба йөзеп баруын күрә. Килененә: “Мөдир шәхит киткән, тиздән үлгән хәбәре килер” – ди. Чынлап та, озакламый иренең батырлача һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь килеп тешә. Бу вакытта Мөдир бабама 38 яшь кенә була әле. Ул Псков өлкәсенең Себежский районы Чайки авылында 1944 елның 10 мартында һәлак була.
Ә әбием Мәрьямбану гомере буе яраткан иренә тугры кала. Ул колхозда үз сыерын җигеп иген уңышы җыйган, урак белән иген урган, токта иген эшендә күп көч куйганы өчен “За доблестный и самоотверженный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годы” медале белән бүләкләнә. Өч баласына да төпле белем бирә. Өлкән улы Памир- укытучы, кызы Гөлинә — гомере буе Чичкан авылында шәфкать туташы, акушер булып эшләде. Көче улы Наил дә гомерен укытучылык Һөнәренә багышлады. Әбием оныкларын да тәрбияләшергә булыша. Килене Халидә белән уртак тел табып, дус, матур гомер кичерделәр. Хәзерге көндә Мәрьямбану әбием мәрхүмә инде. Бу язмам алар рухына дога булып ирешсен, каберләре нур белән тулсын иде. Язмышларны җимерүче сугыш бүтән кабатланмасын, һәр гаилә бәхетле гомер кичерсен, илдә һәрвакыт тынычлык булсын!
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт узса да, сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның именлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар безнең күңелләрдә һичкайчан онытылмас!