Мөфти Албир хәзрәт Крганов

Албир хәзрәт Крганов 1976 елның 10 октябрендә Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан (совет чорында Чкаловское) авылында дөньяга килә. Шыгырдандагы урта мәктәпне, Казандагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсне, Үзәк Диния нәзарәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам университетын тәмалый. Бер үк вакытта, И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетында Чуаш филологиясе һәм культурасы факультетын тәмалый. Русия Президенты каршындагы Русия дәүләт хезмәткәрләре академиясе тыңлаучысы.

Албир хәзрәт күренекле остазлардан гыйлем ала. Алар арасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиулла, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Миңлевәлиев, Миңлегалим хәзрәт Фәткуллов, Аләлетдин хәзрәт Кара.

1991 елдан Чуашстанның Шыгырдан авылындагы Җәмигъ мәчете мөәзине һәм икенче имам;

1992 елдан – Үзәк Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибе урынбасары, Чуашстан, Мордовия һәм Мари Иле кураторы;

1993 елдан – Чуашстан Ислам мәркәзе рәисе;

1994 елың 18 маеннан – Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, Мөфти;

1998 елның 15 июленнән – Үзәк Диния нәзарәтенең Эчке эшләр һәм тышкы мөнәсәбәтләр департаменты башлыгы;

2005 елның 25 ноябреннән – Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Баш Мөфтинең Үзәк федераль бүлгедәге һәм Русия Президенты каршында вәкаләтле вәкиле;

2010 елның декабреннән Русиянең Баш Мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗеддин Указы белән Мәскәү һәм Үзәк төбәк Диния нәзарәте рәисе – “Мәскәү мөфтияте” Мөфтие итеп билегеләнә.

Үзәк Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Болгарда ел саен уза торган Ислам динен кабул итү тантаналарын әзерләү комиссиясе рәисе;

Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы;

Чуашстанның, Русиянең, Татарстан дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларының күп төрле медаль, орден һәм башка бүләкләр иясе.

Албир хәзрәт гаиләле. Ул хәләл җефете Ләйсәния ханым белән бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әтисе Рифкат Сабирҗан улы – имам. Әнисе Гөлчәчәк Шакир кызы Яндавища авылындагы Габдел-Вәли ишан хәзрәтләре нәселеннән. Олы буын вәкилләре сөйләвенчә, Албир хәзрәтнең әнисе ягыннан бабасы Баһаветдин 1946 елда, 70 яшендә булуына карамастан, 20 метр биеклеккә күтәрелеп, Шыгырдандагы мәчет манарасына милли сөлгеләргә төрелгән ярымайны куя. Әлеге мәчет авылда Совет чорында эшләгән бердән-бер мәчет булып тора.

Email: [email protected]