Ураза гаете илә Чуашстан Диния нәзарәте котлавы

GLz-YrJXS34Чуашстан Диния нәзарәте җитәкчелегенең  Рамазаен гаете  уңаеннан котлавы.

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле хәзрәтләр, дин кардәшләребез!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы мәчет-мәхәллә исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм ватандашларыбыз, дин-кардәшләребез, Сезләрне олугъ бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Аллаһ Тәгаләгә олугъ мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын, шушы изге Рамазан аеның мәрхәмәтле ураза көннәре һәм төннәре ахырына якынлашты. Шушы ай дәвамында без Ходайның хәер-хак мәрхәмәтенә өметләндек һәм динебез кушканнарны үтәргә омтылдык: иманыбызны яңарту һәм Хак-Тәгаләнең гафу итүен, гөнахларыбызны ярлыкауны сорадык, иртән торып сәхәрләр ашадык һәм инде кояш баегач, бәйрәм табыннары артында туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән авыз ачу мәҗлесләрендә катнаштык, туганнырыбызның хәлен белешеп тордык һәм мохтаҗларга ярдәм иттек.

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Ай дәвамында без үзебезнең күңелләребезне чистартабыз, иманыбызны ныгытабыз, энергия җыябыз, тулы бер еллык көч туплыйбыз.

Изге Коръәндә әйтелгән: “Бу зекер ителгән көннәр Рамазан аедыр, ул айда Коръән иңдерелде”

Рамазан Аллаһы каршында үти торган иң олы бурычларыбызның берсе ул. Хәдисләрдә «Әй мөселманнар! Аллаһ хозурындагы айларның иң яхшысы бәрәкәт, рәхмәт һәм мәгъфирәт белән сезгә килде. Аның көннәре иң олуг көннәрдер, төннәре исә иң фазыйләтле төннәрдер, сәгатьләре — иң кадерле сәгатьләрдер. Бу айда Аллаһ тәгалә сезне кунакка чакырган. Сез бу айда Аллаһының юмартлыгына лаек табылдыгыз. Бу айда алган сулышларыгыз — тәсбих, йокыларыгыз гыйбадәттән китсен, гамәлләрегез, догаларыгыз кабул булсын” –диелә.

Рамазан аеның беренче  көненнән алып соңгы көн ифтарына кадәр һәрберебезнең җанын, рухын, тән-бәдәнен сынау булды. Раббыбыз Аллаһ безләрнең иманын шулай сынады. Хәдистә аңлатылганча, Рамазан аенда тәмуг ишекләре ябылып, җәннәт ишекләре ачылып, шайтан чылбырлар белән уратылып куелган көннәрдә, мөселманнар аеруча нык сабырлык белән тәкат-гыйбадәттә булып, күбрәк Коръәни-Кәрим укып, аларның мәгънәләрен аңларга тырышып, изгелекләр кылып яшәргә омтылдылар.

Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да Үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.

Ватаныбызның тагын дә чәчәк атуын һәм аңа бары тик уңышлар гына насыйп булуын Аллаһ насыйп итсен. Һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгаләнең изге теләкләрендә булуын телибез! Раббыбыздан, барлык халыкларга да тынычлык, һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш вә бәрәкәт бүләк итүен сорыйбыз. Амин.

Олы ихтирам белән,

Мәскәү, Үзәк төбәк һәм

Чуашстан мөселманнары Мөфтие                                 Албир хәзрәт Крганов.

Чуашстан Диния нәзарәте рәисе                               Мансур хәзрәт Хайбуллов.