МӨФТИЯТ

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте 1994 елның май аенды оештырылды. Чуашстан Мөфтияте Русия Үзәк Диния нәзарәтенә карый.

Чуашстанда Диния нәзарәте оештырылганчы, барлык мәхәлләләр Үзәк Диния нәзарәтенең (Совет чорындагы соңгы атамасы СССР ның Европа өлеше һәм Сибирия мөселманнары Диния нәзарәте) Яшел Үзән мөхтәсибәтенә карый иде. Инкыйлабка кадәр, Чуашстан җирлегендәге 38 мәхәллә булган һәм алар барысы да ул вакытта ук Уфадагы Диния нәзарәтенә багълы булганнар.

Совет чорында Чуашстанда Шыгырдан һәм Өч Балтай авылларында гына мәчетләр эшләде, калган 36 мәчет ябылган иде.

Бүгенге көндә Чуашстан Диния нәзарәтенә Республикадагы барлык мәчетләр багълы. Хәзер Республика авыл һәм шәһәрләрендә 50 гә якын мәчет-мәхәллә эшләп килә. Алар биш мөхтәсибәткә бүленгән. Республиканың Үзәк Җәмигъ мәчете Шыгырдан авылында урнашкан, ул “Өч сәхабә ” исемен йөртә.

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтең резиденцияләре Чабаксар һәм Шыгырдан авылларында урнашкан. Чуашстан Диния нәзарәтенең “Гөлстан” һөнәри белем бирү мәдрәсәсе, мәхәлләләр каршында якшәмбе мәктәпләре эшли.

Маджлис

Чуашстан Диния нәзарәтенең иң югары идарә органы булып Корылтай -Мәҗлес санала. Корылтай мәхәлләләр сайлаган делегатлардан тора. Диния нәзарәте Мәҗлесе биш елга бер уза. Анда шәригать мәсьәләләре, мәхәлләләр эшчәнлеге, Үзәк ревизия комиссиясе, президиум, рәис хисаплары хакында карарлар кабул ителә. Диния нәзарәте Корылтае мөфтиятнең төп эш юнәлешләрен билгели, рәис, аның урынбасарын, президиум әгъзаләрен, Үзәк ревизия комиссиясе әгъзаләрен сайлый.

Президиум

Диния нәзарәтенең даими эшли торган һәм башкарма органы булып президиум тора. Ул рәис-Мөфти һәм дүрт әгъзадән гыйбарәт. Диния нәзарәте президиумы әгъзаләре Диния нәзарәтенең тотрыклы, әхлаклы, актив әгъзаләре арасыннан сайлана.

Президиум әгъзаләре:

  • Албир хәзрәт Крганов
  • Саедзадә хәзрәт Гыймаев
  • Хәйдәр хаҗи Сафиуллин
  • Наил хәзрәт Җамалетдинов
  • Мансур хәзрәт Хайбуллов