«Вакыт»

«Вакыт» -Чуашстан татарлары газеты. Татар телендә 1994 елдан чыга.

Оештыручысы: Чуашстанның Мәгълүмать һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, “Комсомол районы «Каçал ен» район газеты редакциясе” автоном оешмасы.

Баш мөхәррире: Гафурова Миңлегөл Гаязетдин кызы

Адресы: 429140 Чуашстан, Комсомол районы, Комсомол авылы,Завод урамы, 66 нчы йорт

Телефоны: (83539) 5-14-07

Электрон адресы: [email protected]

“Вакыт” газеты Чуашстандагы республика күләм бердән-бер татар телендәге газет. Ул 1994 елда ачылды, беренче мөхәррире Ринас Гайфин. Соңрак мөхәррир булып Рамил Кеметов, Ферит Гыйбатдинов эшләде.

Әлеге газет башта Батыр районы Батыр авылында нәшер ителде. Соңрак ул Чабаксар шәһәренә күчерелде. Анда “Хыпар” газеты редакциясе базасынды чыкты. Бер күпме вакыттан соң, газет редакциясе Комсомол районы Комсомол авылына күчерелде.

Газетның тиражы якынча бер мең данә.

“Вакыт” газеты битләрендә Республика тормышы, татар дөньясы яңалыклары, Республикадагы татарларның яшәеше, дин һәм тарих яктыртыла. Чуашстанда татарча иҗат итүче шагыйрь – язучыларга күп урын бирелә.

2012 елдан, “Вакыт” газетына айга бер тапкыр Татарстанда нәшер ителә торган “Атна вакыйгалары” газеты кушымта итеп бирелә.