«Гөлстан»

«Гөлстан» – Республикадагы мөселманнар тормышы, Ислам дине нигезләре, мөселман дөньясы яңалыклары яктыртылган, татар һәм урыс телләрендә нәшер ителә торган газет.

Оештыручысы: Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Адресы: 429360 Чуашстан, Батыр районы, Шыгырдан авылы, Ленин урамы, 60 нчы йорт

Телефон: (83532) 6-38-42

Электрон адресы: [email protected]

«Гөлстан» – Чуашстанда тулысынча мөселманнар тормышы, дини яңарыш, әхлак һәм тәрбиягә багышланган бердәнбер татар һәм урыс телләрендәге газет. Ул 2008 елдан нәшер ителә. Баштарак, аерым саннары “Вакыт” газетына кушымта рәвешендә чыкса, хәзер ул аерым газет буларак басыла. Газет битләрендә Диния нәзарәте тормышы, мәхәлләләрдәге яңалыклар, вәгазь һәм нәсихәтләр басыла.

Республикадагы мәчет-мәхәлләләр аша таратыла.

Тиражы – 999 данә.