«Авангард»

“Авангард” – Чуашстандагы татарларның иң күп яшәгән Батыр районы газеты. Татар һәм чуаш телләрендә 1931 елдан чыга.

Оештыручысы: Чуашстанның Мәгълүмать һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, “Батыр районы «Авангард» район газеты редакциясе” автоном оешмасы.

Баш мөхәррире: Перепелкин Святослав Алексеевич.

Адресы: 429350, Чуашстан, Батыр районы, Батыр авылы, Канашская урамы, 19 нчы йорт

Телефоны: (83532) 6-14-49

Электрон адресы: [email protected]

«Авангард» – Чуашстанда татар һәм чуаш телләрендә чыга торган газет. 1931 елдан нәшер ителә башлаган газет Батыр районында тарала. Чуаш телендә булып, татарчага тәрҗемә ителә. Татарча газетның тарихы төгәл өйрәнелмәгән. Шулай да, газет башта татар телендә аерым нәшер ителгәнлеге, Шыгырдан милли районы газеты булып, “Колхоз байрагы”, “Коммунизм байрагы” исемнәре астында басылганлыгы билгеле. 1952 елда чуаш һәм татар газетлары берләштерелә. 1953 елда татар телендәгесе аерым газет булудан туктый, ул чуашча газетның тәрҗемәсенә әйләнә, шул ук елда ике газет та “Авангард” дип атала башлый.

Газет хәзерге көндә дубляж (тәрҗемә) булып чыкса да, аның битләрендә Батыр районы татарлары, ислам дине турында хәбәрләр шактый. Татар телендә язучы җирле авторларга киң урын бирелә. Моннан тыш, райондагы тормыш, милләтләргә бүленмичә, гадел иттереп яктырта.

Татар телле “Авангард”ның тиражы якынча 1200 данә.